Геральдика
Кама Аланы гербы 2007 елның 1 мартында «Кама Аланы штп» муниципаль берәмлеге Советы сессиясендә расланды. Җирлекнең символы итеп, зәңгәр кырда «алтын» җил тегермәне сайланды. Биредә тегермән – җирлекнең бай тарихи мирасы үрнәге. Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы, өлкән буын сүзләренә караганда, XVIII гасыр урталарында шул исемдәге авыл буларак оеша. Авыл бай булган һәм бөтен тирә-юньдә үзенең тегермәннәре белән дан тоткан, тегермәннәр саны 12 дән дә ким булмаган. Якын- тирә авыллардан Кама Аланына он тарттырырга килгәннәр. Әле хәзер дә биредә күптәннән яшәүчеләр соңгы тегермәннең урнашкан урынын хәтерли.
Геральдика күзлегеннән караганда, тегермән тырышлык, хезмәт, үҗәтлек, алга таба хәрәкәт итү, кыенлыкларны җиңеп чыгу һәм уңыш казану символы санала. Аның алтын төсе байлык һәм тотрыклылыкны күрсәтә, зәңгәр төс табигать байлыклары һәм аның чисталыгын, су киңлекләрен символлаштыра, Кама Аланының исеменә нигез булган Кама елгасын гәүдәләндерә.